Татьяна Ларионова: Инвалид укучыларны бушлай ашатачаклар, укытучыларга йөкләнеш кимиячәк
Яңа уку елыннан Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәпләрдә көненә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпләрдә көненә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин итү буенча яңа федераль закон кабул ителде. Бу - бик мөһим яңалык. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре аны хуплый һәм яңа уку елы башлануын көтә», - диде ул.
Моннан тыш, спикер тагын бер яңалыкны билгеләп үтте – укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турындагы закон имзаланган. Педагоглардан таләп ителә торган документларның төгәл исемлеге билгеләнгән, ул барлыгы биш документтан гыйбарәт.