Татарстанда 118 мәктәптә һәм уку йортларында 163 азык-төлек блогында ремонт төгәлләнә
Яңа уку елына Татарстанда 118 мәктәптә һәм уку йортларында 163 азык-төлек блогында капиталь ремонт ясала. Бу хакта бүген Казанда «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.
«Бу актуаль, чөнки башлангыч мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү, гомумән алганда, мәктәп укучыларын тукландыру - без соңгы елларда шөгыльләнә торган проблема. Татарстан - азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау махсус программа режимында беренче ел гына хәл ителмәгән аз санлы республикаларның берсе», - диде ул.
Быел ремонтлана торган мәктәпләр саны шактый артты. 118 уку йортының 66сы федераль капиталь ремонт программасы буенча яңартыла, бу программаны Татарстан башлаган иде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләр өчен капремонт үткәрелә торган эш төрләрен билгеләде, ул шулай ук беренче сентябрьгә тәмамланырга тиеш. РФ Мәгариф министрлыгының бу принциплары федераль программаны эшләгәндә нигез итеп алынды», - дип аңлатты Ларионова.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә Татарстанда 7,3 мең бала өчен тугыз яңа мәктәп ачылачак.