Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре юл төзелешенә тагын 160 млрд сум алачак
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә транспорт инфраструктурасы төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирергә җыеналар. Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, сыйфатлы юллар илнең барлык төбәкләрендә икътисадны үстерү өчен кирәк. «Аны булдыруга өстәмә рәвештә 160 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез. Акчаны Татарстан, Приморье крае, Белгород һәм Кемерово, Мәскәү һәм Ярославль өлкәләрендәге, шулай ук Ненец автоном округында федераль һәм төбәк юлларында конкрет объектларга юнәлдереләчәк. Проектлар арасында — автомобиль трассаларын реконструкцияләү һәм шәһәрләрне урап узу юллары төзү», — диде ул. Шулай итеп, 750 км федераль юл һәм 290 км дан артык төбәк юлын яңарту һәм төзү планлаштырыла. Мишустин сүзләренчә, дәүләт бюджеты акчаларыннан өстәмә финанслау зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны тизләтергә һәм катнаш тармакларга ярдәм күрсәтергә ярдәм итәчәк. «Ә төзелеш тәмамланганнан соң төбәкләрнең транспорт элемтәсе яхшырачак», — дип йомгаклады Россия хөкүмәте рәисе. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда юл челтәренең 98 объектында 245,7 км юл ремонтланды.