Россия Хөкүмәте икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү өчен 2,5 млрд сум бүлеп бирәчәк
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә 2,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Шул исәптән икмәк, икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләргә игътибарны юнәлтик, чөнки чит илдә Россия ашлыгына ихтыяҗ бик зур. Аның бәясе арта. Һәм үзебезнең чимал белән, барыннан да элек, үзебезнең икмәк пешерү сәнәгатен тәэмин итәргә кирәк», — диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында. Мишустин сүзләренчә, Россия Хөкүмәте россиялеләр өчен иң мөһим азык-төлек продуктларының (икмәкнең дә) бәяләрен актив мониторинглый.