Татарстанда -26 градус салкын фаразлана
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә каты салкын көтелә. Шулай итеп, төнлә һәм иртән һава температурасы -26 градус фаразлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә. Төнлә республикада һава температурасы -16..-21 градус фаразлана, аязганда һава температурасы −26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -6..−11 градус була.