Март аенда Татар китабы йортына бушлай кереп була
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Март аенда Казанда Татар китабы йортына (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена) — Татарстан Республикасы Милли музее филиалына керү түләүсез була. Татар китабы йорты сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00–18:00, җомга көнне 10:00-17:00 эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, март аенда «Хәзинә» галереясенә дә бушлай керергә була.