Нурлатта 82 яшьлек кәләш белән 84 яшьлек кияүнең туйлары булды
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Нурлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә 2020 елның иң өлкән пары гаилә корды. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә. Яшь гаилә сигезенче дистәне ваклаган. Кияү Таһир Мөхәрәмовка 84 яшь тулган, аның кәләше Минисәрия Гатина 82 яшьтә. ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова кияү белән кәләшне бәхетле көннәре белән котлады.