Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларны укыту турында сөйләштеләр
(Чирмешән, 7 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Бүгенге көндә сау-сәламәт кешегә дә һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу җиңел түгел. Ә физик мөмкинлекләре чикле балалар алдында бу проблема аеруча кискен тора. Район социаль яклау бүлегенең «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган «түгәрәк өстәл»дә дә нәкъ менә шул мәсьәлә күтәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Үткән уку елында Лашман урта мәктәбендәге коррекцион сыйныфта укучы 7 бала 9 сыйныфны тәмамлаган. Читать дальше...