Добавить новость
123ru.net
Все новости
Январь
2023

Илсур Мортаза: «Абыйның популярлыгы мине «наряд»тан коткарды...»

0

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза бертуган абыйсы – Татарстанның халык артисты, популяр җырлар авторы Фирзәр Мортазинны туган көне – 65 яшьлек юбилее белән үзенчәлекле итеп котлаган.

Илсур әфәнде «ВКонтакте» социаль челтәрендә еш кына абыйсы турында яза. Яратып, хөрмәт итеп... «Абыем белән гомер буе горурланам», – дип әйткән сүзләре дә бар аның. Туган көне уңаеннан да, Илсур Мортаза бертуганын аеруча үзенчәлекле, җылы итеп, хатирәләргә бирелеп тәбрикләгән: абыйсы Фирзәр Мортазинның популярлашкан елларын искә алган. Бактың исә, Фирзәр әфәнде җырчы буларак танылып килгәндә, аның энесе Илсур армия сафларында хезмәт итә торган булган.

«Ява карлар, ява карлар,

Уза парлар, уза парлар.

Ялгыз чаклар бар иде, дип,

Сөйли алар, сөйли алар».

Бу юлларны белмәгән татар юктыр, мөгаен?.. 1976 елда, 18 яшьлек Фирзәр Мортазин тарафыннан, авылдашы Рәшит Сабиров сүзләренә язылган җыр. Бу – аның үз гомерендә язган икенче җыры. Ә беренчесе – туган авылы Кайбычка (Буа районы Кайбыч авылы) багышланган җыр...

Фирзәр Мортазин дигән исем данлыклы булып киткәнче, шактый сулар акты. Ул язган җырлар халык арасында йөрделәр, тик авторын гына белмиләр иде. «Ява карлар», «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге», «Язлар килә, язлар» һәм башка җырлары үзе популяр булганчы популяр иделәр. Үзе популяр җырчы, популяр композитор булганчы, 12 ел вакыт үтеп китте.

1987 елда Буага Илһам Шакиров концерт белән килгәч, аның тавыш операторы Владимир Лапшин тәкъдиме белән, Фирзәр Мортазинга Илһам Шакиров концертында 2 җыр җырлатты. Шул ук көнне Владимир аның барлык җырларын магнит тасмасына яздырып алды.

Шул елны мин Совет армиясе сафларына хезмәткә алындым. Абыйның танылган, татар халкының яраткан җырчысына әверелгәнен килгән хатлардан гына белдем. Бу инде 1988 ел иде.

Бер тапкыр абыйның популярлыгы мине «наряд»тан коткарды. Карантин тәмамлангач, безне 1 айга Кара диңгез буенда Ольгинка бистәсендәге взводка җибәрделәр. Без анда «вагончик»ларда яшәдек. Взводның старшинасы, Башкортстан егете прапорщик Арсланов Рөстәм иде. Иртәнге зарядка вакытында плац тирәли йөгереп йөргәндә, Рөстәмнең «вагончигы» тәрәзәсеннән абыйның җырлары яңгырап тора. Зарядка тәмамлангач, шәхси вакыт вакытында, барлык кыюлыгымны җыеп, кердем моның янына. Әлеге кассетада минем абый җырлавы турында әйттем. Ул башта миңа ышанмады, куып чыгармакчы иде. Аннан: «Тукта әле! Фамилияң ничек?!» – диде. «Мортазин!» – дидем горур итеп! Шуннан бу өстәлдән хат алды да укый башлады. Анда: «Улым Рөстәм, яраткан җырчыбыз Фирзәр Мортазинның кассетасын җибәрәбез, безне сагынган чакларда тыңларсың!» – дигән сүзләр язылган иде. Шулай итеп дуслаштык без моның белән.

Озак та үтмәде мине «дневальный» итеп куйдылар. Ә мин постта утырганмын да йоклап киткәнмен. Кемнеңдер минем баштан пилотканы салдырганга уянып киттем. Сикереп торсам, каршымда Рөстәм басып тора. «Син сак бул инде! Йоклама!» – диде ул миңа. Дусларча бармак янады да китеп барды.

1976 елдан бирле йөзләгән җырлар язылган. Фирзәр Мортазин популяр булганчы, җырларын башка җырчыларга тәкъдим итеп карый иде, ләкин ризалашучылар сирәк булды. Бүген исә аның җырын җырлау дәрәҗә санала! Хәтта, Салаватның да репертуарындагы иң популяр җырлар – аныкы.

Бүген, 21 гыйнварда, минем абыем – популяр җырчы, популяр җырлар авторы, легендар шәхес, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазинга 65 яшь тула. Ул – безнең гаиләнең генә түгел, хәтта Буа төбәгенеке генә дә түгел, татар милләтенең горурлыгы. Киләчәктә дә тагын бик күп матур, популяр җырлар языр, дип ышанам һәм иманым камил. Саулыклы озын, бәхетле гомер язсын аңа!» – дип язган Илсур Мортаза социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Артистның «ВКонтакте»дагы дуслары да Фирзәр әфәндегә изге теләкләрен юллаганнар. «Абыегызны олылап язгансыз. Афәрин, Илсур...», «Шундый җылы һәм туганнарча итеп тасвирлагансыз», – дип, комментарийлар калдыручылар да булган.

Үз чиратыбызда, без дә Фирзәр Мортазинны узып киткән юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы һәм иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net