Алексей Песошин: Зәй районы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстанда 17 нче урында
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында уртача хезмәт хакы — 39,5 мең сум һәм район бу күрсәткеч буенча Татарстанда 17 нче урында тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районына эш визиты барышында әйтте. Сәфәр барышында ул яңа пар-газ җайланмасын төзү эшләре барган Зәй ГРЭСын карады, шулай ук муниципалитет советы утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Утырыш районның 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә... Читать дальше...