Алексей Песошин: Зәй районы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстанда 17 нче урында
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында уртача хезмәт хакы — 39,5 мең сум һәм район бу күрсәткеч буенча Татарстанда 17 нче урында тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районына эш визиты барышында әйтте.
Сәфәр барышында ул яңа пар-газ җайланмасын төзү эшләре барган Зәй ГРЭСын карады, шулай ук муниципалитет советы утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Утырыш районның 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә, шулай ук агымдагы елга куелган бурычларга багышланган иде. Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Песошин муниципалитетта хезмәт хакы һәм ярлылык дәрәҗәсе кебек темаларга тукталды.
Аның сүзләренә караганда, районда уртача хезмәт хакы — 39,5 мең сум булган һәм әлеге күрсәткеч буенча Зәй районы Татарстанда 17 нче урында тора. Шул ук вакытта халыкның 7,5 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керемгә ия — бу якынча 4 мең кеше. «2022 елга бурыч — ярлылык дәрәҗәсен республикадагы уртача 6 процент дәрәҗәсенә кадәр киметү», — дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.
Районда эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үсеше уңышлы бара. Әмма аларның кайберләренең эшчәнлеге әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә. Алексей Песошин бу мәсьәләне эшләп бетерергә, Зәйдә һәм гомумән районда һава сыйфатын яхшыртырга кушты, диелә хәбәрдә.
Зәй районы авыл хуҗалыгы буенча Татарстанның аграр комплексы үсешенә зур өлеш кертүче лидерларның берсе булып тора. Шуңа да карамастан, республика Премьеры билгеләп үткәнчә, монда эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимү проблемасы бар, хуҗалык итүнең кече формасы вәкилләре арасында аз активлык күзәтелә, шулай ук аграр-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча да сораулар бар.
Район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше дә зур түгел. Узган ел ул бары тик 11,5 процентка — Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында 37 нче урынга гына җиткән.
Шуңа бәйле рәвештә, Песошин район хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирергә чакырды.
Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе үз чыгышында социаль өлкә, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф мәсьәләләренә дә кагылды. Аның сүзләренә караганда, соңгы биш елда районда берничә медицина учреждениесе яңартылган һәм җиһазландырылган, быел Гулкин авылында модульле ФАП, шулай ук район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе бүлеге төзекләндереләчәк.
2021 елда Зәй районы дүрт фәннән БДИ күрсәткечләрен яхшырта алды. Бу — рус, француз телләре, информатика һәм география. «Сезнең район буенча БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача дәрәҗәсендә», — дип ассызыклады Песошин.
Ахырда ул район халкына Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.