Казанда Иманколый укуларында Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Казанда Иманколый исемендәге Төбәк фәнни-гамәли конференция уза. Быел икенче тапкыр оештырылучы укулар «Коръән фәннәре: тарих һәм хәзерге заман» темасына багышлана. Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый — ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, «Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү» тәфсире авторы. Төбәк фәнни-гамәли конференциясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра. Читать дальше...