Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре була
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). «Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре уздырачак.
Кино күрсәтү вакытында төшерү төркемнәре белән очрашулар була. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте «Татаркино».
17-19 мартта Түбән Новгород өлкәсендә режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмын күрсәтәләр.
25-27 мартта Уфада «Мулла», «Әпипә» һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә.
3-8 апрельдә Ханты-Манси округында Татарстан киносы көннәре була. Кагалым, Покачи, Нижневартовск шәһәрләрендә «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнарын күрсәтәләр.
9-10 апрельдә Омск шәһәрендә шушы ук фильмнарны карап булачак.
29-30 апрельдә Санкт-Петербургта да Татарстан киносы көннәре була, диелә әлеге хәбәрдә.