Чирмешәндә йортларда капиталь ремонт ясау өчен 3 миллион сумнан артык акча бирелгән
(Чирмешән, 29 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә күп фатирлы биш йортка капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга барлыгы 3 425 000 сум акча тотылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә шул йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла. «Бу көннәрдә төзүчеләр Совет урамында эшлиләр, 36, 38, 40 нчы йортлар да эш башладылар», — диде торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов ул. Соңгы елларда капиталь ремонт программасы нигезендә күпфатирлы йортларда су, канализация челтәрләрен яңарталар, подъездларны ремонтлыйлар, подвалларда тәртип салалар.