Зәй районының Cәвәләй авылында чиркәү төзелә башлады
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Зәй районы Сәвәләй авылында чиркәү төзелеше эшләре башланган. Чиркәү Троица исемен йөртәчәк. Бу турыда Сәвәләй авылы халкы сүзләренә сылтама белән «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә. 7 январь көнне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Сәвәләйдә чиркәү өчен хәйрия концерты куйган иде. Ә 9 февраль көнне чиркәү төзелеше буенча авыл җыелышы булган. Май аенда инде чиркәүнең нигезен салганнар. Төзелеш эшләрен Виталий Агапов җитәкли. Ул Ватсапта авыл кешеләре өчен «Сәвәләй Троица чиркәве» дигән группа ачкан. Читать дальше...