Азнакай районында «Ярдәм янәшә» акциясе буенча 1165 кеше азык-төлек алды
(Азнакай, 30 май, «Татар-информ», « Маяк», Резеда Шәрипова). Коронавирус пандемиясе чорында авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча «Ярдәм янәшә» акциясе оештырылды. Азнакай районында әлеге ярдәмне 1165 кеше алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Барлыгы 25,6 тонна азык-төлек кайтты, 2330 кап таратылды. Әлеге эштә район җитәкчелеге һәм 215 волонтер катнашты. Продукцияләрне 47 торак пунктына илттеләр.