Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2020

Новости за 28.05.2020

Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр Бүген 15.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Мостовая урамында янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән. Һәлакәт урынына биш берәмлек техника һәм 16 янгын сүндерүче килгән. Ачыкланганча, янгын урамда өелеп куелган агач материалларына һәм янындагы автосервиска капкан. Янгынны... Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда 29 градус җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Алдагы ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Җомга һәм шимбә көнне төнлә +6..+13 градус җылы була. 29 майда көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. 30 майда +24..+29 градус булачак. Явым-төшем көтелми. Якшәмбе көнне бераз яңгыр, көндез яшен булуы көтелә, җил тизлеге секундына 15 — 20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +10..+15 градус була, көндез +21 градустан күтәрелми. Киләсе атнада суыта башлый. Читать дальше...

Иртәгә Камал театры сезон ябылу уңаеннан онлайн-чаралар тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Иртәгә Камал театрының 114нче сезоны ябыла. Үткән сезон нәтиҗәләре хакында туры эфирда Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илфир Якупов чыгыш ясаячак. Бу турыда театрның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Театр тарихында беренче мәртәбә җитәкчеләр икесе бергә туры эфирга чыгып, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Эфир 18.00 сәгатьтә башлана. Иртәгә труппаның виртуаль җыелышы... Читать дальше...



КФУ профессоры бөтен кеше дә коронавирус белән чирләячәк дигән фикерне кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Җир шарында яшәүче барлык кешеләр һичшиксез Covid-19 коронавирусы белән чирләячәк дигән фикерне галим кире какты. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов туры элемтә вакытында шулай дип белдерде. «Кешеләрнең 50-60, иң яхшысы 70 проценты авыргач, домино принцибы эшли башлый. Шәхсән үзем коронавирус белән чирләмәячәк, аларда инфекция бөтенләй чагылыш тапмаячак 30 процент арасына керергә теләр идем», — диде Киясов. Читать дальше...

Минераль ашламаларга субсидия алу өчен 1 июньгә кадәр белешмә бирергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге бар. Моның өчен уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документларны 1 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта искәртә. Субсидия алу алу өчен шундый минималь күрсәткеч билгеләнгән. Субсидияләрне бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашлама төрен һәм тәэмин итүчеләрне авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлап ала. Читать дальше...

Ульяновскида хәләл кибет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә генә Ульяновскиның татарлар күпләп яши торган төньягында хәләл-кибет ачылды. Хуҗалар белдергәнчә, яңа ачылган кибеттә бары тик авылда җитештерелгән экологик продуктлар гына сатылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. «Чувашиянең Шыгырдан һәм Урмай авылы татарлары күпләп терлек асрап тирә-юньдәге шәһәрләрне элек-электән ит белән тәэмин итәләр. Кибетне ачучы абыйлы-энеле Ленар һәм Самат Текмеевларның да әти-әниләре шунда яшиләр. Хуҗалыкта дистәләгән эре мөгезле мал-туар тоталар»... Читать дальше...

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган өч төбәк арасына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан илнең илкүләм проектлар контекстында массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган өч төбәге арасына керде. Апрель ае өчен рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән. Республика 14,6 мең хәбәр күрсәткече белән өченче баскычта урнашкан. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча онлайн-режимында дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен җиде яңа сервис барлыкка киләчәк. Шулай ук республикада... Читать дальше...

Алексей Песошин КАМАЗ җәмгыятенең 2019 елга хисап утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы утырышында катнашты. «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов үткәргән утырышта 2019 елда автогигантның эше турындагы хисапны тикшерделәр. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча „КАМАЗ“ ГАҖнең чиста табышы булмауга бәйле рәвештә, „КАМАЗ“ ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышына 2019 ел өчен „КАМАЗ“ ГАҖ акцияләре буенча дивидендлар түләмәскә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды»... Читать дальше...



В Нурлате раскрыты факты истязания женщины и детей

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Житель г.Нурлат гр. З.1971 г.р., осознавая жестокость своего обращения, в ходе скандала со своей сожительницей гр.Т.1963 г.р. и внезапно возникших неприязненных отношений, с целью причинения физической боли и физических страданий умышленно нанес ей удары рукой  в область лица, правой руки.

Төрки халыкларның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән академик Мусаев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Күренекле совет һәм Россия лингвисты, төрки һәм СССР (соңрак БДБ) халыклары телләре буенча белгеч, филология фәннәре докторы, профессор, Казахстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, югары мәдәният вәкиле һәм танылган белгеч Мусаев Кенесбай Муса улының вафат булган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Мусаев Кенесбай Муса улының... Читать дальше...

Татарстанда муниципаль милек һәм җир арендалау буенча бурыч 435 миллион сумга җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан алып муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурыч 435 миллион сумга җиткән – бу узган елның шул чорына караганда 42 миллион сумга күбрәк. Бүген Премьер-министр Алексей Песошин үткәргән ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында шул хакта билгеле булды. Премьер билгеләп үткәнчә, әҗәтнең гомуми структурасында төп сумма республиканың берничә муниципаль берәмлегенә туры килә. Алар арасында Казан (203 миллион), Чаллы (47,7 миллион) һәм Чистай районы (46,9 миллион) бар. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендәге Сабантуйлар Югары Пышма шәһәрендә онлайн-концерт белән башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләргә дә карамастан, Свердловск өлкәсендә Сабантуйлар сезоны башланды. Бәйрәмне беренчеләрдән булып Югары Пышма шәһәрендә яшәүчеләр билгеләп үтәргә булган. Ул зур онлайн-концерт форматында узачак. Биредә яшәүче артистларның чыгышларын интернеттан карарга мөмкин. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә. Коронавируска бәйле вазгыять аркасында, быел Сабан туен башка еллардагы кебек үткәреп булмаячак. Шуны күздә тотып, оештыручылар... Читать дальше...

Казанда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме онлайн-форматта 30 майда була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 30 майда Казандагы 162 мәктәпне тәмамлаучылар өчен онлайн-форматта соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көнне шәһәрнең 6148 чыгарылыш сыйныф укучысы 11 сыйныфны тәмамлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Һәр мәктәп үзенең бәйрәм итү сценариен әзерләде һәм үзе өчен «линейка» үткәрү өчен уңайлы интернет-платформаны билгеләде. Мәсәлән, Авиатөзелеш районының 36 гимназиясендәге яшьләр «Чыгарылыш — 2020» дип язылган һәм кыңгырау рәсеме чигелгән бертөрле битлекләр киячәк. Читать дальше...

Песошин социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек турында утырыш үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай комиссияләре әгъзалары утырышта видеоконференция элемтәсе форматында катнашты. «Утырышта өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә... Читать дальше...

КФУның IT-лицее укучысы кибериминлек буенча олимпиадада җиңүчеләр исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетының IT-лицее укучысы Артур Лукьянов Иннополис университетының Innopolis Open мәгълүмати иминлек буенча олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Олимпиада бүленгән форматта узды. Олимпиаданың ике финал турында — команда һәм индивидуаль тур кысаларында катнашучылар реаль тормышта кибериминлек буенча экспертларга очрый торган бурычларны хәл итте. Йомгаклау этабында... Читать дальше...

Балаларны яклау көнендә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 1 июньдә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак. Көн дәвамында илнең барлык төбәкләрендә музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре, федераль балалар үзәкләре вәкилләре катнашында онлайн- һәм офлайн-чаралар үтәчәк. Онлайн-марафон «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсе эфирында трансляцияләнәчәк. Читать дальше...

Татар академигын укыткан мөгаллимнәр — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ», «Мәгариф», Индус Таһиров). Мин укытучыларымнан уңдым һәм һәрвакыт аларга рәхмәтле булып яшим. Дөньяда иркен сулыш алып, анда үз урынымны табып, гомер кичерә алуым белән мин аларга бурычлы. Ләкин бу язмамда сүз күбрәк үзебезнең иң беренче укытучыбыз — әниебез Әминә Каюм кызы Каюмова турында булачак. Ул — изге ил аналарының безнең өчен иң якыны. Телебезне дә ул ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга-язарга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Читать дальше...

Татарстанда 714 мең кешенең социаль түләүләре 1 октябрьгә кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 пандемиясе сәбәпле, Татарстанда төрле социаль ярдәм чараларыннан файдаланучы кешеләрнең социаль түләүләре 1 октябрьгә кадәр автомат рәвештә озайтылды. Бүген хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте. «Без кешеләр социаль яклау органнарына килеп мәшәкатьләнмәсен өчен кайбер социаль яклау чараларын автомат рәвештә озайттык. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде





Персональные новости
2ГИС

Каршеринг BelkaCar и картографический сервис 2ГИС запустили серию совместных маршрутов





Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Өч ай эчендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арта. 1,5 мең сум күләмендә пособиены... Читать дальше...

«Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында X «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр. Бу хакта ралли-рейдның рәсми сайтында хәбәр ителә. «Килеп туган вазгыятьне исәпкә алып, әзерлек чараларын төгәлләү һәм раллины үткәрү мөмкин түгел. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге – безнең төп өстенлек! Мәҗбүри тәнәфестән соң без яңа көч-дәрт белән киләсе елгы ярышларга әзерлек эшләрен башлаячакбыз һәм ул онытылмас вакыйгага әверелсен өчен барысын да эшләячәкбез!» - дип белдерде проект җитәкчесе Владимир Чагин. Читать дальше...

Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Котлауларны чит ил дәүләтләре вәкилләре, дипломатик миссияләр вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре җибәрде. Республика халкын һәм җитәкчелекне әлеге истәлекле дата белән Чехия Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Мирослав Томаш котлады. «Мөмкинлектән файдалап шәхсән Сезгә (ТР Президентына - Татар-инф.иск.) һәм... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Россиянин Сафиуллин потерял четыре места в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Прокофьев

Мариинский театр исполнил оперу Прокофьева в честь дня рождения композитора



Москва

Суд Москвы назначил певцу Филиппу Киркорову штраф

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net