Путин Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә «Үлемсез полк» маршын үткәрергә тәкъдим итте
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова ). Ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе 26 июльдә — Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә узачак. Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путин РФ оборона министры Сергей Шойгу белән онлайн-киңәшмә барышындагы чыгышында әйтте.«Үлемсез полк» маршын парадтан соң бер айга соңрак, нәкъ менә 26 июльдә — Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә - безнең тагын бер хәрби дан көнендә үткәрергә тәкъдим итәм. Шул ук көнне сезгә илнең Хәрби-Диңгез флотының төп базаларында традицион хәрби-диңгез флоты парадын үткәрергә кушам», - диде Владимир Путин.«Үлемсез полк» маршы вакытында куркынычсызлык режимын үтәү мөмкинлеге юк, шуңа күрә бу чараны Җиңү парады көнендә — 24 июньдә үткәрергә ярамый, дип аңлатты ул.«Әгәр дә, белгечләр фикеренчә, куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итеп булмый икән, маршны күчерү турында карар кабул итәчәкбез. Тормыш, сәламәтлек, кешеләр иминлеге безнең өчен иң мөһим кыйммәтләр», - диде Путин.