Иерусалимда Әл-Әкъсә мәчете эшли башлаячак
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иерусалимда Әл-Әкъсә мәчете Рамазан ае тәмамланганнан соң ачылачак. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
"Вирус таралу чагыштырмача кимүгә таба. Шуны исәкә алып, Рамазан ае тәмамлангач, мәчетләр ачылачак. Рамазан ае быел 23 майга кадәр дәвам итәчәк", дип хәбәр ителә.
Әл-Әкъсә мәчете Мәккә һәм Мәдинә мәчетләреннән соң мөселманнар өчен өченче мөһим изге урын булып тора. Әлеге мәчетне март аенда, дөньяда коронавирус актив тарала башлагач, яптылар.