Рөстәм Миңнеханов: Республиканың 100 еллыгын лаеклы каршы алачакбыз
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда ТАССРның 100 еллык юбилеена планлаштырылган төп чаралар августта узачак. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы эфирында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең барысын да уздырмыйбыз, әмма төп чараларны август аенда — Республика көненә үткәрербез дип уйлыйм. Бу вакытка, мин ышанам, вазгыять [Covid - 19] тотрыклырак булачак. Республиканың 100 еллыгын беркем дә гамәлдән чыгармады, без аны лаеклы каршы алачакбыз», — диде ТР Президенты.
Ул шулай ук элек эшләнгән бәйрәм программасы нигезендә республика муниципалитетларында кешеләр күпләп җыелмый торган чаралар уза, диде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында шәһәр, транспорт инфраструктурасы, мәдәният объектлары ремонтланды.
- Республиканың 100 еллыгына медаль чыгарылды. Ул медаль белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков һәм республиканың башка мөхтәрәм кешеләре бүләкләнде. ТР Дәүләт Советының юбилейга багышланган утырышын һәм ТР Хөкүмәтенең тантаналы утырышын уздыру планлаштырыла.