Рөстәм Миңнеханов: Без Россия Президенты биргән барлык вәкаләтләрне дә алырга әзер
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Россия Президенты бирәчәк вәкаләтләрне тулысынча кабул итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында сөйләде.
«Кайвакыт вәкаләтләрнең күбрәк булуын телибез. Без донор төбәк, аңлашыла. Финанс ресурс булгач, димәк, күбрәк эшли алу мөмкинлеге бар. Бюджет ягыннан начар тәэмин ителгән булмасак та, бүген ярдәм алу өчен федераль үзәккә күз салабыз. Без дәүләт башлыгы биргән барлык вәкаләтләрне дә үз өстебезгә алырга әзер», - дип искәртте Миңнеханов.
Апрель башында РФ Президенты Владимир Путин төбәкләргә коронавируска каршы көрәш режимын мөстәкыйль сайлау хокукын бирде.