Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының хакимият өчен мөһим булуын әйтте
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары - республикада барган вакыйгаларны дөрес һәм объектив чагылдыра торган профессиональ структура. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда әйтте.
«Матбугат - ул мәгълүмат структурасы гына түгел, ә әйләнеп кайта торган элемтә системасы да. Заманча шартларда, социаль челтәрләр күп булганда, кешеләргә мәгълүмат җиткерә ала торган профессиональ һәм объектив структура булырга тиеш», — диде ул.
Татарстан Республикасы Матбугат көне 1998 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул татар телендә «Нур» газетасының беренче саны дөнья күрү белән бәйле. Газетага мөхәррир һәм нәшир, танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе Гатаулла Баязитов нигез салган.