Татарстанда көчле яңгыр һәм җил көтелә
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанда, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез, 20 майда, көчле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Җил тизлеге секундына 15-18 метр тәшкил итәчәк.