Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы эше белән танышты
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» һәм «Эфир» телекомпанияләрендә булды һәм аларның эше белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аңа мәгълүмати программалар редакциясенең һәм яңалыклар студиясенең эше турында сөйләделәр, яңа телевизион җиһазларны һәм аппарат студиясен күрсәттеләр.
Бүгенге көндә тәүлек буе эшли торган «Татарстан 24» мәгълүмат телеканалын бөтен республика буенча 1,6 миллионнан артык кеше карый. Аның платформасына Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан «Татмедиа»нең 14 телекомпаниясе күчерелгән.
Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов телеканал эфирында татарстанлыларның Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында республикада килеп туган вазгыятькә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Әңгәмә ахырында Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» эшен уңай бәяләде һәм аның «заманча, кызыклы һәм динамик телеканал» булуын билгеләп үтте.