Фәрит Бикчәнтәев Татарстанда театрларның якынча кайчан ачылачагын әйтте
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан театрлары июль урталарында ачылырга мөмкин. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев якынча шул вакытны атады.
«Министрлык театрлар июль урталарында ачылырга тиеш, дип әйтте, чөнки 1 июньнән барлык театрлар да ялга китә. Июль урталарында ялдан чыгып, август башында без сезонны ачарга һәм үз спектакльләребезне уйнарга җыенабыз», - диде Бикчәнтәев. Ул аны «Театр һәм яңа чынбарлык. Тәкъдим ителә торган шартлар» дигән темага онлайн-конференциядә әйтте. Трансляциянең язмасы РФ Театр эшлеклеләре берлегенең YouTube каналында басылып чыкты.
Бикчәнтәев коллегаларына Татарстанда 16 дәүләт театры өчен бюджет акчалары, хезмәт хакы һәм тамаша куюга каралган акча сакланып калганын сөйләде. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме шәхси театрларны да читләтеп үтми.
Республиканың театр эшлеклеләре берлеге рәисе коронавирус белән катлаулы хәл аркасында һәм финанс проблемалары белән Татарстанда бер генә театрның да ябылмаганлыгын әйтте. Ул шулай ук Камал театрының апрель аенда интернет-трансляцияләр ярдәмендә 500 мең сум акча эшли алуын да өстәде.
Республика хакимияте театрларны гына түгел, мәдәни проектларны да финансларга әзер, диде Бикчәнтәев. Мәсәлән, «Нәүрүз» белем бирү форумы онлайн режимда узачак.