Илдар Мөхәммәтов КФУның IT-лицее директоры итеп билгеләнде
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетының IT-лицее директоры итеп Илдар Мөхәммәтов билгеләнде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле елларда Мөхәммәтов Казанның 2нче һәм 7нче лицей-интернатларында укытучы һәм директор булып эшли, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары була. 2014 елдан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары булып эшли.
«Соңгы вакытта Казан федераль университеты Мәгариф лидерлык үзәгенә җитәкчелек итте», – диелә хәбәрдә.
Быелның март ахырында Тимербулат Сәмәрханов яңа эшкә күчү сәбәпле, IT-лицей директоры вазифасыннан китте.