Санкт-Петербург татарлары «Нур» газетасына нигез салучы Гатаулла Баязитовны искә алды
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре бүген татар халкының фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов бюстына чәчәкләр салды. Бу турыда Инстаграмда үз битендә вәкиллек җитәкчесе Ринат Вәлиуллин язган.
«Мәгърифәтче, язучы, журналист һәм көнчыгыш телләрдән тәрҗемәче Гатаулла Баязитов Россиядә беренче «Нур» татар газетасына нигез салган, аның беренче нәшире һәм мөхәррире булган», — дип билгеләп үтә Вәлиуллин.
Татарстан матбугаты көне республика Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елда гамәлгә куелган һәм 19 майда — «Нур» газетасының татар телендә беренче саны дөнья күргән көнне билгеләп үтелә. Басма 1905 елда Санкт-Петербургта нәшер ителә.