«Татар-информ»да VI «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 май көнне, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VI «Нәүрүз» Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, «Нәүрүз» фестиваль-форумының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, «Нәүрүз» фестиваль-форумы башкарма директоры Илфир Якупов һәм «Нәүрүз» фестиваль-форумының программа директоры Гөлшат Фәттахова катнаша.