Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2020

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

0
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Республика Матбугат көне белән котлады.

«Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

1998 елда Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны — үз хезмәте белән республикабызның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Бу безнең өчен — миллионлаган битараф булмаган укучылар өчен дә бәйрәм.

Россиядә кебек үк, республикада да массакүләм мәгълүмат чаралары инде күптән мәгълүмат чыганагы гына түгел, журналистлар, актуаль көн тәртибен булдыруда турыдан-туры катнашып һәм кешеләрнең кәефенә актив тәэсир итеп, заманны чагылдырып кына калмыйча, аны тудыра да.

Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе, үзенең көннән-көн кирәк булуы белән аерылып торды. Моның турында республика массакүләм мәгълүмат чаралары язганнарны өземтә итеп китерүнең һәм аларның йогынтысының даими югары рейтинглары да сөйли.

Республика матбугатының гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм журналлар, вебсайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә республиканың йөзьеллык тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш тапты. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде. Шулар арасында — күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар. Шуңа күрә дә Басма сүзгә ышаныч зур, ә журналист һөнәре зур хөрмәткә һәм танылуга лаек. Журналист осталыгы башлангычларына өйрәнүчеләргә дә, тираж саны һәм «кликбейт»лар артыннан куганда, үз исеменә һәм эшлекле репутациясенә тугры булу, элек-электән килгән традицияләрне саклап калу гаять әһәмиятле.

Коронавирус пандемиясе безнең көндәлек тормышыбызга үз төзәтмәләрен керткән бүгенге вакытта бу тагын да зур әһәмияткә ия. Турбулентлык зонасы икътисадның һәм иҗтимагый тормышның күп кенә тармакларын, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларын да, үз эченә суырып алды. Яңалыкларны бирү форматлары һәм тизлеге үзгәреп тора. Кайчакта каршылыклы мәгълүмат ташкыны бара торган процессларны аңлауны сизелерлек авырайта, шуңа күрә көн вәзгыятенә анализ ясый, алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматның бихисап күләмен максатчан аудиторияләргә һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора.

Хөрмәтле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын!», — диелгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о развитии инновационной экосистемы Москвы


Спорт в России и мире
Москва

Бонгонда: стадион и база «Спартака» — мои любимые места в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев идет третьим в чемпионской гонке ATP, Андрей Рублев — пятый


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин рассказал о развитии инновационной экосистемы Москвы





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о качественном росте отечественного автомобилестроения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Редакция АН «Между строк» разыгрывает 2 билета на Басту и ещё 8 сертификатов среди подписчиков своего Telegram-канала



Москва

Статичные подлокотники в офисных креслах – утончённый дизайн, комфорт, практичность

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net