Татарстанның ДОСААФ бинасы фасадына Гайнулла Шакиров истәлегенә такта куелачак
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 1967-1990 елларда ДОСААФ оешмасы эшчәнлеген җитәкләгән генерал-майор Гайнулла Шакиров исеме мемориаль такта белән мәңгеләштереләчәк. Ул Патрис Лумумба урамындагы 4 йорт бинасына куелачак. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинеты карар кабул иткән.
«Бу бинада 1974-2001 елларда Татарстанда хәрби-патриотик эшне оештыручы, 1967-1990 елларда ДОСААФ Татарстан өлкә комитеты рәисе генерал-майор Гайнулла Шәрип улы Шакиров эшләде» дигән сүзләр тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.
Быел шулай ук ДОСААФ үзәк бинасында оешманың музеен ачу планлаштырыла. Ә бина фасадындагы мозаик панно реконструкцияләнәчәк.