Владимир Путин Олимпия чемпионы Алина Заһитованы туган көне белән котлады
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алина Заһитованы 18 яшьлек туган көне белән котлады. Хөкүмәт телеграммасы текстын Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Хөрмәтле Алинә Илназ кызы, сезне 18 яшь тулган көнегез белән котлыйм. Сез илебезнең фигуралы шуу мәктәбенең легендар традицияләрен лаеклы дәвам иттегез һәм, яшь булуга карамастан, спортта югары уңышларга ирештегез. Олимпия алтыны, башка югары бүләкләр иясе булдыгыз. Эшкә сәләтлелек, талант һәм җиңүгә омтылу — киләчәктә дә сезгә спортта да, тормышта да ярдәм итәчәгенә ышанам. Сезгә яңа казанышлар һәм иң изге теләкләр телим», диелә телеграммада.
- Алинә Заһитова 2018 елда шәхси турнирда Олимпия чемпионы һәм команда ярышларында көмеш медаль иясе булды. Моннан тыш, ул Дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионатларында алтын медальләр алды, шулай ук 2017 / 18 сезонда Гран-при финалында җиңүгә иреште.
- Фигуралы шуу остасы узган елның декабрендә карьерасын туктатып торды. Җомга көнне Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты аны киләсе сезонга Россия җыелмасының төп составына кертүе билгеле булды.