Әсгать Сәфәров Алинә Заһитованы туган көне белән котлады
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алина Заһитованы туган көне белән котлады.
«Кадерле Алинә! Сезне 18 яшьлегегез белән котлыйм. Бәхет, сәламәтлек, уңышлар һәм синең талантына лаеклы яңа югары максатлар телим. Янәшәңдә сиңа иң кыю башлангычларда ярдәм итәргә әзер торган эчкерсез, ышанычлы, яратучы кешеләр күп булсын. Татарстанлылар синең белән горурлана, сиңа ышана һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа җиңүләр тели. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров», диелгән Хөкүмәт телеграммасында.