Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2020

Яшел Үзәндә бер кеше хакында «Советлар Союзы Герое» дигән хаталы элмә такта куйганнар

0

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районында бер кеше хакында «Советлар Союзы герое» дип элмә такта куйганнар. Норлат авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Шәкүров «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар Исламы авылында хаталы элмә такта беркетүгә мөнәсәбәтен белдерде.

Социаль челтәрләрдә Яшел Үзән районы Татар Исламы авылында шәхси йорттагы элмә такта фотосы чыкты. Анда 1907 елгы Касыйм Шакиров исемле кешенең Советлар Союзы Герое булуы һәм шушы йортта яшәве хакында язылган. Элмә тактада орфографик хаталар бик күп, мондый исемле Советлар Союзы Герое хакында рәсми мәгълүмат юк. Социаль челтәрләрдә бу элмә тактаны тәнкыйтьләп язганнар.

Камил Шәкүров Татар Исламы авылында сугышта һәлак булганнарга һәйкәл ремонтланганын, анда «Алар Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштеләр» исеме астында утызлап кеше арасында К.Ш.Шакиров исеме булганын әйтте. Тик аның Советлар Союзы Герое булуы күрсәтелмәгән.

«Бу шәхси инициатива. Хәзер нишләтик инде без аны?! Әгәр дәүләт органнары эшләсә, безнең хата булыр иде, шуңа күрә хатаны безгә аударып калдырып булмый. Дөрес, йорт хуҗалары белән сөйләшергә кирәк, татар авылларында мондый хаталы такталар торырга тиеш түгел. Алар белән элемтәгә керербез, матур күренеш түгел, авылны бизәми. Мондый әйберне күргәч, наданнар яши дигән фикер килә», — дип килеште Шәкүров.

Ул элмә тактаның былтыр ук куелганын искәртте. «Үткән елда ул мәсьәлә буенча килгәнем бар, анда беркем дә юк иде. Ул йорт әле төзелеп кенә килә, хуҗалары анда даими тормый. Күрәсең, үзләренчә туганнары хатирә ясап калдырырга теләгән», — диде ул.

Норлат авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов әйтүенчә, авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое булган ветеран хакында рәсми мәгълүмат юк. «Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое икәү генә дип беләм. Советлар Союзы Герое булса, әллә кайчан һәйкәл куярлар иде. Кем куйган соң ул тактаны? Военкомат куймаган, „монда Советлар Союзы Герое яшәде“ дип, безгә туганнары чыкканы юк. Элмә тактаны үземнең күргәнем юк», — диде. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net