Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлегендә сыерларны электркөтүче көтә
(Чирмешән, 10 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлегендә эре малларны көтү проблемасы юк. Сыерларны электркөтүче көтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Керкәледә 18 сыерны, Кызыл Ярда 11 эре малны электркөтүчеләр саклый. Югары Кәминкәдә ике электркөтүче «яллаганнар».
Дөрес, кайберәүләр сыерларын көтүгә кумый, арканлап кына куялар. Тулаем бу җирлектә 62 савым сыеры асрала.