Татарстанда коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табиблар өстәмә акча алачак
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табибларга өстәмә рәвештә түләү өчен 50 468 300 сум акча алачак. РФ Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов шул хактагы боерыкны имзалаган. Документ РФ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.
«Татарстан Республикасына –50 468 300 сум», - диелә документта.
Россия төбәкләренә РФ Хөкүмәте резерв фондыннан «Covid -19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашучы медицина хезмәткәрләренә (һ.б.) аеруча мөһим эшләр башкарган өчен стимуллаштыру характерындагы» түләүләргә барлыгы 9,2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.