Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 012 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиянең 83 төбәгендә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 012 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
Мәскәүдә – 5551, Мәскәү өлкәсендә – 1133, Санкт-Петербургта 414 яңа очрак теркәлгән. Шул ук вакытта, 4674 пациентта авыру симптомнары күзәтелми. 88 кеше үлгән.
Кичә коронавирус инфекциясенең 10 817 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр ителгән иде. Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 209 688 очрагы теркәлгән, шуларның 34 меңнән артыгы терелгән, 1915 кеше үлгән.