«Белавиа» авиакомпаниясе Минск – Казан рейсларын октябрь ахырына кадәр кичектерде
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Белоруссиянең «Белавиа» авиакомпаниясе Минск – Казан рейсларын быелның 24 октябренә кадәр кичектерде. Бу хакта авиакомпаниянең Instagram социаль челтәрендә хәбәр ителә.
«Белавиа» авиакомпаниясе Минск – Воронеж, Минск — Казан, Минск – Түбән Новгород рейсларын Халыкара һава транспорт ассоциациясе сезоны (җәй-2020) ахырына кадәр кичектерде», - диелә хәбәрдә.
Билет акчасын кире кайтару өчен, аны сатып алган урынга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр билет сайт аша сатып алынган икән, Belavia.by сайтында дөнья күргән инструкцияләр буенча эш итү зарур.