Баулыда яшәүчеләр фронтовик-туганнарының рәсемнәрен балконнарга алып чыккан
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Баулы шәһәрендә берничә ишегалды «Тәрәзәдә йөзләр — йөрәкләрдә хәтер» акциясенә кушылды. Бүген, Җиңү Көнендә, йортларның тәрәзәләрендә һәм балконнарында фронтовик-туганнарының портретлары барлыкка килә башлады. Бу хакта «Баулы-информ»хәбәр итә.
Быел Баулыда яшәүчеләр, Татарстан һәм Россиянең башка кешеләре кебек үк урамга бәйрәм парадына чыга алмады, шуңа күрә «Үлемсез полк»ны өйдән чыкмый гына уздыралар.
Оештыручылар акциягә кушылырга һәм балконнарга бабайларның, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан башка туганнарның фотоларын чыгарырга өнди.