Чаллыда автойөрештә катнашучылар машиналарын ветераннарның исемнәре белән бизәгән
(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Бөек Ватан сугышы чоры техникасы катнашында бәйрәм автойөреше узды.
Тынычлык проспекты һәм башка урамнар буенча автопарадны тарихи сугышларның активистлары-реконструкторлары оештырды. Анда 1941 елда совет конструкторлары тарафыннан төзелгән атаклы «Урал М-72» мотоциклы, «ГАЗ-67», тарихи «ЗИС-5» машинасы катнашты. Автойөрешнең бизәге - «БА-64Б» бронеавтомобиле булды. Машина үзенең күп функцияле булуы белән мәгълүм.
Узышта катнашучылар Кызыл Армия солдатлары киемен кигәннәр, машиналарга сугыш чоры флагларын элгәннәр. Кайбер катнашучылар машиналарын сугышта һәлак булган туганнарының исемнәре белән бизәгәннәр.