Нәҗип Нәккаш «Тормыш юлы» акциясендә катнашырга чакырды
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Ярдәм» мәчете дизайны авторы Нәҗип Нәккаш «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Тормыш юлы» дип аталган проектын хуплап каршы алды һәм игелекле эшләргә битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.⠀
«Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр, мохтаҗлар өчен — кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. „Ярдәм“ милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын», — ди ул.
Нәҗип Нәккаш — әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.