Роспотребнадзор: Коронавирус 30 градуслы эсселекне яратмый
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе 30 градустан югары температурада кешегә йокмый. Роспотребнадзор белгечләре шул хакта сөйләгән. Федераль хезмәт белешмәсе стопкоронавирус.рф порталында чыкты.
Кояш нурлары һәм коры һава коронавируска начар йогынты ясый. Коронавирус инфекциясен тулысынча юкка чыгару өчен температура 70 градус һәм аннан да югары булырга тиеш.
Белгечләр фикеренчә, Covid-19 башка респиратор вируслар кебек үк кондиционерларда һәм вентиляция системасында яшәргә сәләтле түгел.
Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 10 699 яңа очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстанда 83 кеше авырган.