Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 83 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан табиблары тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән зарарланган 83 яңа очракны ачыклаган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 72 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.
Ачыкланган авыруларның икесе генә чирне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнарының республикада авырулар белән элемтәдән соң Covid-19 белән авырганлыгы ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда — алар 42 кеше. Шулай ук Чаллыда 11 кеше. Өченче урында Арча районы тора – биредә 6 авыру ачыкланган.
Лаеш районында 5 кеше, Биектау районында 4 кеше авыруы ачкланган. Әтнә, Буа һәм Кукмара районнарында икешәр очрак теркәлгән. Шулай ук Татарстанның башка районнарында да берәр очрак бар.
Шулай итеп Татарстанда Covid-19 авыруы 1498 кешедә расланган. 367 кеше стационарда дәвалана, шуларның алтысы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы 296 пациент терелгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.