Татарстанда яшәүче сугыш ветераннары барлыгы 1,8 млрд сумлык түләүләр алды
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җиңүнең 75 еллыгына Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре барлыгы 1,8 млрд сумлык түләүләр алды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсияләрне билгеләү һәм яңадан санау бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.
«Россия Федерациясе Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бәйле рәвештә, Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә бер тапкыр түләнә торган түләү турында“гы указы нигезендә 75 мең сум һәм 50 мең сум күләмендә ике түләү суммасы билгеләнде. Сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга, аларның тол хатыннарына, концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарында булган балигъ булмаган тоткыннарга 75 мең сум түләнергә тиеш. Республикадан тыл хезмәтчәннәре һәм концлагерьнең балигъ булган бер тоткыны 50 мең сум алды», — диде ул.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада 8,7 мең ветеран 75 мең сум, 23 мең тыл хезмәтчәне 50шәр мең сум алган. Барлык түләүләр апрельдә башкарылды. Шулай итеп, Җиңүнең 75 еллыгына 31 803 кеше бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алды.