Коронавирус йоктырган Татьяна Васильева: Анализлар нәтиҗәсен көтәм, өйдә дәваланам
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты, актриса Татьяна Васильева Covid-19 коронавирусы аркасында ике яклы пневмония белән авырый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Хәлем ярыйсы, авырыйм. Анализлар нәтиҗәсен көтәм, өйдә дәваланам. Әлегә йогышлы авырулар хастаханәсенә ятарга кирәк дип санамыйм», — дип сөйләде актриса.
Ул элек температурасы күтәрелүе, хәзер төшүе турында да әйтте.