Түбән Кама хакимияте Кызыл Чишмә авылы мәчетен ремонтлау өчен акча эзли
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендәге мәчетне ремонтлау өчен акча кирәк. Мәчет 1996 елда төзелгән. Аны Түбән Каманың 30 еллык юбилеена төзегәннәр. Бу бина капиталь ремонтка мохтаҗ. «НТР 24» сайтында хәбәр ителгәнчә, мәчетнең түбәсеннән су үтә, стеналары ярылган, коммуникацияләре яраксыз хәлгә килгән. Узган пандемия вакытында мәчетне япкан булганнар, ул шуннан бирел эшләми. Хәзер аны ремонт ясамыйча ачмаска булганнар. Әлегәчә мәчет үз акчалары һәм иганә хисабына эшләгән... Читать дальше...