Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» проектында катнашучылар төшергән видеоны күрсәтте
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» (#ПрекрасныйТатарстан) проектында катнашучылар төшергән видеороликны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
«Гүзәл Татарстан. Татарстан блогерлары башлаган проект. Былтыр алар республиканың тугыз районында булып, гаҗәеп урыннарны күрсәтте. Быелгы җәйдә алар сәяхәтен дәвам итә. Югары Ослан районындагы матур табигать, тарих һәм хәзерге заман, хәтта робот та бар», диелә видео янындагы постта.
Әлеге язма азагына #ПрекрасныйТатарстан #ГазизВатаным дип хештеглар куелган.