Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Резедә Сафиуллина татар мәкаме турында: Иманыбызны рухи мирас аша гына саклап була

0
Резедә Сафиуллина татар мәкаме турында: Иманыбызны рухи мирас аша гына саклап була

Филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты, «Гөлзадә» иҗат студиясе җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Резедә Сафиуллина «Татар халык иҗатында көйләп уку (мөнәҗәт, бәет, дастан, зикер һәм татар мәкаме белән Коръән уку) традициясен мирасыбызның аерылгысыз өлеше буларак үстерү мәсьәләләре» темасына чыгыш ясады.

«Дәвердән-дәвергә сакланган мөнәҗәтләр, көйләр, татар мәкаме белән көйләп уку - рухыбызның чишмә башы. Рухыбыздан аерсак, коры калырбыз кебек. Моңнарыбыз аша тирбәләнеп тәрбияләнгән бала без. Татар булуның нәрсә икәнен шул моңнар аша аңлыйм», - диде ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында.

«Җәмагатьтән сораганым булды: беренче тапкыр аңлы рәвештә фитр сәдакасын биргәнегезне хәтерлисезме, дидем. Күбесе: «Әбиемнең мөнәҗәт көйләве белән хәтердә калган», - диделәр. Рухи хәзинәбезнең никадәр тәрбияви чара икәнен яхшы аңлыйсыз дип уйлыйм. Татар халкының үзенә хас моңы - мәкаме бар. Халык телендә көйләп уку сәнгатен мәкам белән уку, диләр», - дип аңлатты галимә.

Аның әйтүенчә, халкыбызда Коръән-хафизлар турында: «Аның мәкаме яхшы», - диләр. «Аларның көйләп укуы саваплы гамәл булып кабул ителә. Бакырга, Кыйссаи Йосыф һ.б. китапларындагы әсәрләрне мәкам белән көйләп укыганнар», - дип искәртте ул.

Резедә Сафиуллина рәсми рәвештә дини галимнәр унике төрле мәкамне теркәгәннәрен әйтте. «Алар үзләренең төзелешләре белән аерыла. Унике мәкам исемлегендә татар мәкаме урын тапмаган. Татар мәкаме пентатоника нигезенә көйләп укылуы белән аерылып тора», - диде ул.

«Татар халкы бик укымышлы булган: һәр авылда мәхәллә-мәдрәсә булган. Халкыбыз гыйлемле булуы белән аерылып торган. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Ризаетдин Фәхретдин, Бубиларны гел искә алабыз. Искиткеч тирән белемле галимнәребез булган! Аларның да халык иҗаты, татар мәкаменә карата үз фикерләре булган. Көйләп уку, музыка турында да дискусчияләр алып барганнар», - дип билгеләп үтте белгеч.

Галимә татар телен белгән буын юкка чыгып бара дип саный. «Шундый мирасыбыз аша балаларыбызда туган телебез, мирасыбызга, нинди халык икәнлегебезне беркайчан да онытмыйк. Иманыбызны рухи мирас аша гына саклап була. Бу юнәлештә эшлисе эшләрне барлап, бергәләп хезмәт итик», - дип йомгаклады ул.

  • Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил победителей городского конкурса в сфере культуры и искусства


Спорт в России и мире
Москва

Стали известны все участники РПЛ сезона-2024/2025


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик рассказал, когда из Москвы уйдёт аномальная жара





Путин в России и мире
Москва

Лучшие фото недели // Запоминающиеся кадры 27–31 мая


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Пелагея разделила имущество с бывшим мужем



Москва

Авиалайнер из Москвы 2 июня прилетает во Владивосток с опережением графика

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net