Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2021

«Татарстан» радиосында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган атналык була

0
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе дүшәмбе, 16 августта, күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел була. Әлеге уңайдан «Татарстан» дәүләт радиосында Рөстәм Яхин атналыгы башлана. «Радиобыз Рөстәм Яхинның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә ниятләде. Атналыкны дүшәмбе, 16 август көнне, иртә белән „Музыкаль мизгелләр“ сәхифәсендә башлаячакбыз. Шул ук көнне 11, 15, 18 сәгатьтәге тапшырулар тулысы белән бөек композиторыбызга багышлана», — диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, «Татарстан» радиосы фондында Рөстәм Яхин турында алты йөздән артык материал сакланган. Атналык дәвамында әлеге язмалар темалар буенча тупланып, эфирда яңгыраячак. «Без „Татарстан“ радиосының бөтен фондын барлап, архивта Рөстәм Яхинга кагылышлы барлык материалны карап чыктык. Радиобыз студиясендә язылган әсәрләр генә дә 609 берәмлек. Аның йөздән артыгын яздырганда Рөстәм Яхин үзе катнашкан. Ул я җырчылар өчен пианист булып уйнаган, я үз әсәрләрен яздырган, я башка музыкантлар белән ансамбль составында булган», — диде Нәсим Акмал. Киләсе атнада «Татарстан» радиосында «Илһам Шакиров башкаруында Рөстәм Яхин җырлары» дигән концерт та ишетергә мөмкин булачак. «Рөстәм Яхин белән Илһам Шакиров эзлекле рәвештә бергә эшләгән. „Илһам Шакиров башкаруында Рөстәм Яхин җырлары“ дигән аерым концерт бирәбез. Әлбәттә, яңа тапшырулар да булачак. Әйтик, чәршәмбе көнне „Татарстан дулкынында“ тапшыруында Рөстәм Яхин композитор буларак та, шәхес буларак та ачылачак», — диде шеф-редактор. Нәсим Акмал «Татарстан» радиосы үз эшен һәр көнне Татарстан гимны белән башлап җибәргәнен дә билгеләп узды. «Радиобыз үз эшен көн саен Татарстан Республикасы гимны белән башлап җибәрә. Бу — Рөстәм Яхин музыкасы, ул язган әсәр. Димәк һәр көнебез Рөстәм Яхин музыкасы белән башлана. Безнең өчен ул гади генә кеше булып кала алмый. Ул — тормышыбызда зур роль уйнаган шәхес», — диде ул.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net