Дәүләт Советы үзизоляция чикләүләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләде
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Документ «Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын булдырмый калуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар таләпләрен үтәмәү» маддәсе белән тулыландырыла, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Читать дальше...