Россиядә бензинның биржадагы бәясе үзкыйммәтеннән дә арзанайды
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Узган атна нәтиҗәләре буенча Россиядә бензинны күпләп сату бәясе үзкыйммәтеннән дә арзанайды. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
13-19 апрель аралыгында Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-92 маркалы бензинның бәясе 11 процентка кимеде һәм бер тоннасы 35,7 мең сум тәшкил итте. Шул ук вакытта, әлеге маркага караган ягулыкның үзкыйммәте 38 мең сумга (бер тоннасы) тигез.
«Ягулык бәясе коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр фонында кими», - дип искәртә басма.
«Татар-информ» агентлыгы Россия бензинының ваклап сату бәясе дә арзанаюы хакында хәбәр иткән иде инде.